Татарстанда бу катлаулы вакытта үз постында булган һәм эшли торган кешеләргә ярдәм итү өчен флешмоб эшли башлады

2020 елның 22 апреле, чәршәмбе

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы инициативасы белән оештырылган #БезЭшлибез флэшмобы тиз көчәя бара.

Акциядә чәчү эшләрендә катлаулы эпидемиологик хәл шартларында татарстанлыларның кибетләрендә һәм өстәлләрендә сыйфатлы һәм арзан азык-төлек товарлары җитәрлек булсын өчен терлекчелек фермаларында, теплицаларда хезмәт куючылар, азык-төлек продуктлары җитештерүчеләр катнаша. Моннан тыш, акциягә аграрийлар гына түгел, авыл хуҗалыгы техникасын җитештерүчеләр, табиблар, ветеринарлар, зоотехниклар һәм урманчылар да кушылды.

Флэшмобта катнашу өчен #Мынарабедлявас #Безэшлибез хештегы төшерелгән фоторәсемнәр куярга һәм үз эше турында берничә юл язарга кирәк. Кушылыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International