Россия Пенсия фонды Татарстан Республикасының Әлки районында коронавирус инфекциясе таралмасын өчен Пенсия фондының территориаль органында кабул итү бары тик алдан язылу буенча гына башкарыла, дип искәртә.
“Пенсия фондына килгәнгә кадәр 2-17-05, 2-17-07, 2-00-48, 074 номерлары буенча шылтыратыгыз. Бәлки сезнең мәсьәләне үзегез килеп йөрмичә дә хәл итәргә буладыр. Әгәр инде килмичә булмый икән, Россия Пенсия фонды сайтында шәхси кабинетта алдан язылу сервисыннан файдаланып яисә 2-17-04 телефоны буенча кабул итүгә язылырга кирәк”,–ди Әлки районында Пенсия фонды җитәкчесе Рәис Галләмов.
Пенсия фонды хезмәтләренең күбесен электрон төстә www.pfrf.ru сайтында да алырга була.
Игътибар итегез, җирләүгә пособие алу өчен гариза бирү хезмәте искәрмә булып тора, гариза мөрәҗәгать итү факты буенча каралачак.
Үз-үзеңне изоляцияләү режимын саклагыз! Өйдә калыгыз, үзегезне, якыннарыгызны саклагыз һәм сәламәт булыгыз!