"Үлемсез полк" акциясе онлайн-формада узачак

2020 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе

Бөек Ватан сугышы буыны турындагы хәтирәләрне сакларга теләгән һәркем онлайн-акциягә кушыла ала. Моның өчен #БессмертныйПолкОнлайн#БессмертныйПолкТатарстан... хэштеклары белән пост язарга кирәк. Акциядә катнашу өчен менә болай эшләргә: 1. Бөек Ватан сугышында булган туганыгыз турында мәгълүмат һәм аның фотосын әзерләргә; 2. Сугышта катнашкан туганыгызның портретын файдаланып фото яисә ролик ясарга; 3. Сугышта катнашкан туганыгыз турында кыскача мәгълүмат (исеме, фамилиясе, нинди гаскәрләрдә кем булып хезмәт итүе, фронтта булган еллары) белән текст әзерләргә, #бессмертныйполкОнлайн#бессмертныйполкТатарстан#форпосталькеево, #75 летпобеды# форпосталькеево#бессмертныйполконлайн хэштекларын файдаланырга. Постны 15 апрельдән 5 майга кадәр урнаштырырга кирәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International