Әлки районы Пенсия фондына килү өчен алдан язылырга кирәк

2020 елның 24 апреле, җомга

Мәгълүм ки, бу коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү максатында эшләнә.  “Пенсия фондына килгәнгә кадәр 2-17-05, 2-17-07, 2-00-48, 074 номерлары буенча шылтыратыгыз. Бәлки сезнең мәсьәләне үзегез килеп йөрмичә дә хәл итәргә буладыр. Әгәр инде килмичә булмый икән, Россия Пенсия фонды сайтында шәхси кабинетта алдан язылу сервисыннан файдаланып яисә 2-17-04 телефоны буенча кабул итүгә язылырга кирәк”,–ди Әлки районында Пенсия фонды җитәкчесе Рәис Галләмов.

 

Пенсия фонды хезмәтләренең күбесен электрон төстә www.pfrf.ru сайтында да алырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International