“Безнең ишегалды" программасына кертелгән проектлар буенча Онлайн-фикер алышу.

2020 елның 25 апреле, шимбә

Тәкъдимнәр һәм фикерләрне 1 майга кадәр https://dvor.tatar/docs/  сайтында калдырырга мөмкин. Республикада 2020 елга «Безнең ишегалды» Президент программасына кертелгән ишегалларын төзекләндерү проектлары буенча фикер алышу дәвам итә.

10 апрельдә республика муниципаль районнарыннан программага кертелгән барлык 341 проект https://dvor.tatar/docs/  сайтында басылып чыкты. Бүген бу сайтта тагын 215 ишегалды схемалары һәм планнары барлыкка килде.

Планнар-схемалар югарыда күрсәтелгән сайтта урнаштырылган, димәк, алар белән күпфатирлы йортларда яшәүчеләр таныша, проектлаучылар эше буенча үз фикерләрен белдерә ала.

1 майга кадәр ишегалларының план-схемалары буенча тәкъдимнәрне сайтта калдырырга яки «Наш двор» программасының «кайнар линиясенә» 8(800)27-520 телефоны буенча шалтыратырга мөмкин.

Базарлы Матакның күп фатирлы йортларында яшәүчеләр ишегалларын үзгәртеп кору проектлары буенча фикер алышуда актив катнашсыннар иде. Чөнки эшнең нәтиҗәсе күбесенчә сездән тора.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International