Праймеризда катнашу өчен алты меңнән артык кеше документлар тапшырган
Җомга көнне, 24 апрельдә, Татарстанда алдан тавыш бирүне уздыру буенча оештыру комитеты Федерация Советы әгъзасы Олег Морозовтан документлар кабул итте. Татарстаннан Сенатор Дәүләт Думасына өстәмә сайлауларда катнашырга карар кылды.
«Мин Түбән Кама бер мандатлы округы буенча башлангыч тавыш бирүдә катнашу өчен үз документларын тапшырдым. Округ үзенең составы буенча бик төрле, төрле яклы, эре сәнәгать белән шөгыльләнүчеләрне дә, авылда эшләүчеләрне дә берләштерә.Кызганыч хәлләр аркасында хәзерге вакытта ул ирекле. Республиканың 10 муниципаль районы сайлаучыларының мәнфәгатьләре элеккечә үк Дәүләт Думасында актив тәкъдим ителергә тиеш», - дип белдерде Олег Морозов.
Хәзерге вакытта Мәскәүдә яшәгән Морозов барлык кирәкле документларын почта аша җибәргән. «Бердәм Россия» оештыру комитеты әгъзалары аны конференц-элемтә ярдәмендә теркәү турында Карар кабул иттеләр. Коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә, оештыру комитетының барлык утырышлары online режимында күчерелгән.
«Бу килеп туган хәл тавыш бирү көненә яхшы әзерлек белән килергә комачауламас дип өметләнәбез, шуңа күрә без партия уставында һәм башлангыч тавыш бирү турында нигезләмәдә каралган барлык процедураларны уздырабыз», - дип хәбәр итте «Бердәм Россия» төбәк бүлеге Секретаре урынбасары, алдан тавыш бирүне уздыру буенча оештыру комитеты рәисе Юрий Камалтынов.
Шуңа да карамастан, Камалтынов билгеләп үткәнчә, дөньядагы вәзгыять праймериз процедурасына үз төзәтмәләрен кертте. Хәзер сайлаучылар белән очрашулар, дебатлар уздыру мөмкинлеге юк, шуңа күрә сайлауларда катнашырга ниятләгән депутатлар челтәрдә агитация кампаниясе үткәрәчәк. Моның өчен алар төрле мәсьәләләр буенча үз позицияләрен белдереп ике роликны язып, урнаштырырга тиеш булачак. «Җирле үзидарәләргә сайлауларга килгәндә, тавыш бирү дүртенче модель буенча узачак.
Җирле дәрәҗәдәге депутатларга тәкъдим итү исемлекләрен партия әгъзалары формалаштырачак.
Тавыш бирү махсус эшләнгән платформада узачак", - дип хәбәр итте Юрий Камалтынов. Якынча мәгълүматларга караганда, бердәм тавыш бирү көнендә 13 сентябрьдә Россия Федерациясенең 53 субъектында сайлаулар узачак. Татарстанда Татарстан Президентын сайлау, массакүләм муниципаль сайлаулар, шулай ук бер округ буенча Дәүләт Думасына һәм ТР Дәүләт Советына өстәмә сайлаулар планлаштырылган.