2020 елның 30 апрелендә Әлки районының Иске Чаллы авылында "Чаллы" торак комплексы территориясендә расланган график буенча техник тикшерү уздырылган. Техник тикшерүгә 10 берәмлек үзйөрешле юл техникасы тәкъдим ителде. Техосмотр контроль-диагностик приборлар кулланып үткәрелде. 9 берәмлек техникага тикшерү йомгаклары буенча техник тикшерүне узу турында таныклык бирелде, ә узмаганына техник тикшерү акты төзелде. Кагыйдәләр нигезендә ачыкланган җитешсезлекләрне 20 көн дәвамында бетерергә һәм техниканы кабат техник карарга тәкъдим итәргә кирәк