«Безнең ишегалды» Президент программасының рәсми порталында Әлки районы ишегалларын төзекләндерү буенча яңа планнар-схемалар барлыкка килде.

2020 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

«Безнең ишегалды» Президент программасының рәсми порталында Әлки районы ишегалларын төзекләндерү буенча яңа планнар-схемалар барлыкка килде.

Ишегалларын dvor .tatar сайтының "Документлар" бүлегендә табарга була.Йортларда яшәүчеләрнең комментарийларын схема басылганнан соң җиде көн эчендә кабул итәләр.

Комментарийларны һәм теләкләрне dvor.tatar -программа сайты аша җибәрергә, 8 (800) 27-5-2020 кайнар линия телефоны буенча хәбәр итәргә мөмкин.

План-схемаларга комментарийлар кабул итү тәмамланганнан соң аларны районнарга эшкәртү өчен тапшырачаклар. Мөрәҗәгатьләрне җирле проектлаучылар өйрәнәчәк. Әгәр дә алар халыктан бер үк төрле сорауларны теркәсәләр, ишегалды план-схемасын эшкә кайтарачаклар.

Татарстан ишегалларын төзекләндерү проектлары этаплап бастырылачак. Кайнар линия номеры буенча һәм программа сайтында СМС-рассылкага язылырга мөмкин: сезнең ишегалды план-схемасы басылып чыккач, сезгә бу хакта хәбәр киләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International