Район башлыгы адресына Яңа Сихтермә авылында яшәүчеләрдән якташларга, фронтовикларга һәм тыл хезмәтчәннәренә обелиск төзү үтенече белән күмәк мөрәҗәгать килде. Халык үтенече канәгатьләндерелде, буш урында матур кирпеч обелискы калкып чыкты. Эшләр бүгенге көнгә кадәр бара, әлеге торак пункттан чыккан герой-геройларның исемнәре язылган элмә такта гына урнаштырасы калды.