Әлки районында «Уылдык чәчү» операциясенә старт бирелде

2020 елның 1 мае, җомга

25 апрельдән 5 июньгә кадәр Татарстанда балык тоту тыела.

Бу хәзерге вакытта балык уылдык чәчүе белән бәйле. Республиканың су объектларында «Уылдык чәчү» операциясе ел саен игълан ителә. Татарстан Республикасы дәүләт комитетының биоресурслар буенча районара бүлеге җитәкчесе Андрей Ерусланов сүзләренә караганда, бу вакытта балык тотарга яратучылар өчен бер калкавычлы һәм дон кармагы белән тота ала, анда да  бер граждан өчен ике данәдән дә артык булмаска тиеш.

Ләкин үз-үзеңне изоляцияләү режимы вакытында балык тоту гомумән рөхсәт ителмәгәнлеген дә истән чыгармаска кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International