Яктылык кайтаргычлар тормышны саклый

2020 елның 2 мае, шимбә

Тәүлекнең караңгы вакытында һәм күз күреме җитмәслек шартларда, киемдә яки сумкада, җәяүленең рюкзагы яктылыкны кире кайтара торган элементлар булырга тиеш.

Караңгыда фаралар яктысында җәяүле 25-40 метр ераклыкта күренә (шул ук вакытта автомобиль 90 км/сәг тизлек белән 1 секундта 25 метрны уза).  Җәяүлеләрнең яктылык кайтаргычлары булганда, бу ераклык фараларның якын утында 150 метрга кадәр һәм ерак арада 400 метрга кадәр арта. Статистика буенча, фликерларны куллану җәяүлене бәрдерү куркынычын 65-80 процентка киметә.

Быел оператив-профилактик чаралар үткәрү барышында җәяүлеләрнең киемнәрендә яктылык кайтаручы элементлар булмау белән бәйле 9 хокук бозу очрагы ачыкланган инде.

Яктылыкны кире кайтару кагыйдәләрен бозган өчен җәяүле кисәтү алырга яки 500 сум штраф түләргә мөмкин.

Хөрмәтле җәяүлеләр, юлларда игътибарлы булыгыз!

Рәис Сафин, район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы, полиция майоры.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International