Алексеевскиның «Мостовик» җәмгыяте районыбызда күп кенә күперләрне төзекләндерде, яңаларын төзеде. 2-3 ел элек җәмгыять коллективы берьюлы өч күпергә ремонт ясады. Бүген без автомобильләр өчен дә, җәяүлеләр өчен дә шушы ныклы һәм ышанычлы корылмалардан файдаланабыз. Күпер төзү элек - электән күркәм эш дип саналган. «Мостовик» җәмгыяте эшчеләре һәм белгечләре ел буе бу бик кирәкле эш белән шөгыльләнәләр, хәрәкәт итү мөмкинлекләрен киңәйтәләр