С.Лисенков исемендәге тарих-туган якны өйрәнү музее «Музей язы» акциясе кысаларында Инстаграмдагы битендә «Җиңү хәтере – район газетасы битләрендә»дигән җыентык (сайланма) әзерләде.
Җыентыкка район газетасының төрле еллардагы 9 майдагы номерлары керде.
"Безнең музейда төрле елларда район газетасының язмалары саклана. Аларда районның бөтен тарихы. Җиңү көненә багышланган номерларда без Бөек Ватан сугышында катнашкан әлкилеләрнең фоторәсемнәрен күрәбез, аларның фронт юлы, сугыштан соңгы тормышы турында хикәяләр укыйбыз. Үз вакытында бу тарихны газета корреспондентларына ветераннар үзләре сөйләгән бит. Бу мәкаләләрне укыгач, шул чор белән дә очрашасың кебек", - диләр музей хезмәткәрләре.
Әлкилеләргә, якташларыбызга әлеге җыентык белән танышырга тәкъдим итәбез.