Әлки районында бүген "Ярдәм янәшә" хәрәкәтенә старт бирелде. Районга аз керемле гаиләләр, 65 яшьтән өлкәнрәк ялгыз яшәүче пенсионерларга (яшәү минимумыннан түбән керемле), шулай ук ата-аналары үзизоляция режимыннан аеруча зыян күргән үзмәшгуль һәм ШЭ тармакларында эшләүче балаларга да гуманитар ярдәм килде. Ярдәм адресатларга Әлки районы волонтерлары һәм авыл җирлекләре башлыклары көче белән килеп җитәчәк.