Әлки районының Каргалы мәктәбе бакчасында алмагачлар чәчәк атар

2020 елның 4 мае, дүшәмбе

Каргалы мәктәбе бакчасында алмагачлар утырталар.

Мәктәп бакчасы бик зур. Хәзер укучы балалар да азайгач, бакчаның бер өлешен Каргалы кооперативы карамагына тапшырганнар. Алар исә монда кишер, чөгендер, суган үстерәчәкләр.

Ә кооператив үз чиратында мәктәпкә 20 төп алмагач сатып алуда булышкан. Шушы көннәрдә алмагачларны утыртырга да җыеналар.

Быел Каргалы халкы да бакчаларында күп итеп алмагачлар, чия, слива, карлыган кебек җиләк-җимеш куаклары утыркан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International