Район җитәкчелеге командасы, волонтерлар авыр хәлдә калучыларга азык-төлек җыелмалары өләшә башлады.
Аны Әлки районында да хупладылар, анда волонтерлар авыр матди хәлдә калган кешеләргә азык-төлек җыелмалары таратуга керештеләр. Алар-аз керемле, социаль куркыныч гаиләләрдәге балалар, шәхси эшмәкәрләр, үзмәшгульлек, пандемиядән зыян күргән, опекун гаиләләрендәге балалар, алимент түләүдән качып йөрүче ата-аналар балалары һәм башкалар. 65 яшьтән өлкәнрәк ялгыз аз керемле кешеләр дә азык-төлек ярдәме алачак... Кыскасы, бүген кемгә бик авыр.
- Ике ай дәвамында без аларда 4әр тапкыр булачакбыз. Ягъни, һәркем, нәтиҗәдә, 4әр азык-төлек җыелмасы алачак. Бүләкләр Ак Барс Банк ярдәме белән әзерләнде. 400 дән артык пакет таратабыз, - ди Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ленар Әһлиуллин.