Бүген район башлыгы Александр Никошин төзелә торган объектларны карап чыкты. Ул Югары Әлморза авылында "Алсу" балалар бакчасын капиталь ремонтлау һәм Юхмачы урта мәктәбендә "Үсеш ноктасы" санлы һәм гуманитар профильле мәгариф үзәге өчен биналарга капиталь ремонт ясау эшләренең барышы белән танышты. Подрядчылар белән әңгәмә вакытында Александр Никошин башкарылучы эшләрнең сыйфаты иң төп мәсьәлә булып калуын ассызыклады