Базарлы Матакта яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Лев Миндрюков бу көннәрдә Җиңү бәйрәме белән күп котлаулар ала.
Бүген ветеранны район ДОСААФ җәмгыяте рәисе Марат Хөснетдинов өенә барып тәбрикләде. Ул Лев Яковлевичка яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүдә актив катнашкан өчен зур рәхмәт белдерде һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгы белән кайнар котлап, җылы теләкләрен ирештерде. Ул ветеранга шулай ук бәйрәм күчтәнәче – азык-төлек җыелмасы тапшырды