Әлки районы ГХАТ бүлегендә җиде яңа туган бала теркәлде

2020 елның 7 мае, пәнҗешәмбе

Район ЗАГС бүлегендә үткән айда яңа туган җиде бәби теркәлгән.

Һәрвакыттагыча, малайлар күбрәк туа – апрель нарасыйларының берсе генә кыз бала.

Узган айда Югары Әлкидә яшәүче Данис һәм Гөлназ Сәлаховларның бишенче уллары дөньяга килгән.

Ә ел башыннан ЗАГС бүлегендә 38 бәбине исәпкә алганнар. Аларның 27се – малай, 11е –кыз.

Коронавирус белән бәйле чикләүләр аркасында, узган айда туйлар булмаган. Ә ел башыннан 16 гаилә төзелгән, җиде пар араларын өзгән.

Ни аяныч, апрельдә 24 райондашыбыз арабыздан киткән. Елның беренче дүрт аенда исә 103 әлкиле бакыйлыкка күчкән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International