Татарстанда гаиләләргә ярдәм итүнең яңа чаралары кертелде

2020 елның 2 июне, сишәмбе

Татарстанда гаиләләргә ярдәм итүнең яңа чаралары кертелде. Барлык төр төркемнәр өчен балалар бакчаларында ата-аналар түләвен исәпләү моделен үзгәртү турында Карар кабул ителде.

Хәзер ул йөрешне исәпкә алып исәпләнәчәк. Бер төркем өчен исәп-хисап үрнәген без элек бастырган идек.

Шулай ук билгеләп үтәргә кирәк:

тулы суммада акча түләүчеләргә яңадан исәп-хисап ясалачак;

барлык төр төркемнәр өчен ата-аналар түләве күләмен исәпләү модельләре балалар бакчалары администрацияләре тарафыннан барлык әни - әтиләргә җиткереләчәк;

ярдәм чарасы сроксыз нигездә кертелгән – бу максатларга ТР консолидацияләнгән бюджетыннан ел саен якынча 2 млрд. сум бүлеп биреләчәк;

хәзерге вакытта Татарстанның мәктәпкәчә учреждениеләренә 220 меңнән артык бала йөри.

Әлки муниципаль районының балалар бакчаларында 742 бала теркәлгән. Сорауларыгыз калса, бүгенге көннән ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында +7(843) 294 95 08 «Кайнар линия»  телефоны эшли. Әлки районы мәгариф идарәсендә шулай ук әлеге мәсьәләгә карата (884346)20029 телефоны буенча «Кайнар линия» оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International