Әлки районында майда кызлар күбрәк туган

2020 елның 2 июне, сишәмбе

Район ЗАГС бүлегендә майда яңа туган тугыз бала теркәлгән. Аларның бишесе – кызлар. Ә ел башыннан биредә 47 бәбине исәпкә алганнар. Узган айда өч пар нихаклашкан, ел башыннан исә 19 гаилә төзелгән. Майда бер пар араларын өзгән, биш айда сигез гаилә таркалган. Ни аяныч, үткән айда 28 райондашыбыз фани дөнья белән саубуллашкан, ә ел башыннан 131 кеше бакыйлыкка күчкән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International