Әлки районында бүгенге көндә 1600 бала 10ар мең сум күләмендә акча алган

2020 елның 2 июне, сишәмбе

Әлки районында бүгенге көндә 1600 бала 10ар мең сум күләмендә акча алган. Президент Владимир Путин Указы нигезендә бер тапкырлы әлеге түләү 3 яшьтән 16 яшькәчә балалары булган гаиләләргә билгеләнгән иде. Бик күп әти-әниләрнең исәп-хисап счетларына бу акча килеп тә иреште. Районыбызда 10 мең сум әлеге түләүне 2500 ләп бала алачак. Ул 1 июньнән түләнә башлады. Һәм беренче көнне үк инде бер тапкырлы мондый түләүгә хокуклы гаиләләрнең 60 проценты аны алды да. Гариза тапшырган барлык гаиләләргә бу атнада әлеге акча килеп бетәчәк

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International