Әлкилеләрне битлек-перчатка режимын сакларга өндиләр

2020 елның 3 июне, чәршәмбе

Коронавирус инфекциясенең акрынлап чигенүенә, көчен югалтуына карамастан, битлекләрне һәм перчаткаларны җыеп куярга иртәрәк әле. Битлекләрне җыярга иртәрәк. COVID-19 каршы тору буенча эшче төркем җитәкчесе Ленар Әһлиуллин районда 14 кеше куркыныч чир йоктырган, дип белдерә. Үз-үзеңне изоляцияләү режимы 288 кеше узды. Кешеләр күпләп була торган урыннарны – ял паркларын, күп фатирлы йортларның подъездларын, тротуарларны даими рәвештә антисептиклар белән эшкәртәләр. Кибетләрдә, даруханәләрдә һәм учреждениеләрдә битлек, перчаткалар булганда гына хезмәт күрсәтелә. «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсе барышында район башлыгы Александр Никошин битлек-перчатка режимын тайпылышсыз үтәргә кирәклеген ассызыклады:

– Беренче чиратта сез үрнәк күрсәтергә тиеш, бары тик шуннан соң гына үз коллективыгыздан, башка кешеләрдән саклану чараларын тиешле дәрәҗәдә үтәүләрен таләп итә аласыз, - диде ул, җитәкчеләргә мөрәҗәгать итеп.

Район җитәкчесе шулай ук авыл җирлекләре башлыклары алдына кече авылларга азык-төлек продуктлары белән билгеләнгән график буенча чыгуны контрольдә тоту бурычын куйды.

Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре кибетләрдә, башка хезмәт күрсәтүче учреждениеләрдә саклау чараларының үтәлешен тикшерү буенча даими рейдлар үткәрәләр. Эпидемия башланганнан бирле таләпләрне үтәмәгән өчен 219 кешегә карата административ беркетмәләр төзелгән.

Даруханәләргә битлекләр һәм перчаткалар даими кайтарыла. Әлбәттә, алар һәркемгә дә  да җитсен өчен чикләнгән күләмдә сатыла. Район эшмәкәрләре, үзмәшгульләр дә битлекләр тегеп саталар. Битлекләрне вакытында алыштырырга, күп тапкыр кулланыла торган битлекләрне һәм перчаткаларны ешрак юарга, антисептиклар белән эшкәртергә кирәклеген дә онытмаска кирәк.

Ленар Әһлиуллин сүзләренә караганда, 1 июньгә кадәр районның 1500 кешесенә азык-төлек җыелмалары таратылган. Беренче чиратта мондый ярдәм аз керемле, мохтаҗ гаиләләргә күрсәтелә. Бу изге эштә республика Хөкүмәте, район башлыгы Александр Никошин, «Алексеевскдорстрой» дан Фоат Вәлиев, «Мостовик»тан Рөстәм Вәлиев катнашты. Өлкәннәргә азык-төлек китерүдә, төрле эшләрне башкаруда волонтерлар ярдәм итә.

Әлегә безнең районда күп кеше катнашында чаралар үткәрелми. Укучылар һәм аларның әти-әниләре түземсезлек белән көтеп ала торган "Соңгы кыңгырау" да быел онлайн-форматта үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International