Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 4 июнендә төнлә һәм көндез урыны белән көчәйгәндә 15-17 м/с (Казанда 15 м/с га кадәр) көчле җил көтелә, көндез яшен. Алмашынучан болытлы һава. Урыны белән яңгыр, көндез аерым районнарда яшен. Җил көнчыгыштан,көньяк-көнчыгыштан, секундына 6-11 метр, урыны белән көчәйгәндә 15-17 м/с кадәр. Минималь һава температурасы төнлә +8..+11˚, максималь һава температурасы көндез +22..+24˚.