2020 елның 4 июне 18 сәгатьтән 5 июнь18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең көчәюе турында Консультация-кисәтү.

2020 елның 4 июне, пәнҗешәмбе

Болытлы, көндез аязучан болытлы.

 

Төнлә һәм иртән яңгыр, урыны белән көчле яңгыр. Көндез урыны белән кыска һәм уртача яңгыр.

 

Аерым районнарда яшен.

 

Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан, 6-11 м/с, урыны белән көчәйгәндә 15-20 м/с тизлектә.

Минималь һава температурасы төнлә +12..+15˚. Көндез максималь һава температурасы +22..+24˚.

 

Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

2. Әгәр көчле җил вакытында урамда булсагыз, җир асты кичүе яки бина  подъездларында керергә киңәш итәбез. Йорт диварлары янында көчле җилдән качып ятарга кирәкми, чөнки түбәдән шифер һәм башка түбә ябу материаллары төшәргә мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.

3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.

4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый-җил белән көчәйгән  очракта алар зур куркыныч тудыра ала.

5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып тору һәм өзелгән электр үткәргечләр янына килү куркыныч.

6. Өске катларның тәрәзәләреннән төшкән пыяла ватыклары, шулай ук җил белән каерылган түбә элементлары да куркыныч тудыра.Мондый куркыныч төзелә торган яки ремонтлана торган биналар тирәсендә тагы да арта.

7.Йортның  барлык тәрәзәләрен тыгыз итеп ябарга, төшеп китәргә мөмкин булган әйберләрне балкон һәм лоджийлардан алырга.

 8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

Яшен вакытында:

Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда яшенле яңгыр явып китсә, һичшиксез, хәрәкәтне туктатыгыз һәм үз транспорт чарагыздан якынча 30 метр ераклыкта яшенне кичерегез. Автомобильдә йөрүне дә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә ватылулар булырга мөмкин. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм яшен беткәнне көтәргә кирәк.

Әгәр яшен  вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнрәк җиргә ятырга киңәш ителә. Сезнең янәшәгездә елга, күл яки буаның булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәрүче, ә яшен сугу сулыктан 100 метр радиуста тарала.

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

 Машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте вакытында игътибарлы булырга кирәк.

Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда аеруча сак булырга кирәк.

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International