Әлки районында сәүдә үзәкләре ачыла

2020 елның 4 июне, пәнҗешәмбе

5 июньнән Базарлы Матактагы зур сәүдә үзәкләре эшли башлый. Безгә бу турыда район башкарма комитеты җитәкчесенең территориаль үсеш буенча урынбасары Тимур Билялов хәбәр итте. Сәүдә үзәкләрендә санитар таләпләр төгәл үтәлергә тиеш.  Иң мөһиме, халыкка биредә берәм-берәм хезмәт күрсәтелә. Кешеләр 1,5 метр дистанцияне сакларга бурычлы. Сәүдә үзәкләрендә хезмәт күрсәтүчеләр дә, сатып алучылар да (посетители) битлек һәм перчаткалардан булырга тиеш. Сәүдә заллары антисептиклар белән даими эшкәртелеп торачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International