Югары Әлморза авылында Пионер урамының иң юлсыз урынын ремонтлый башлаганнар. Узган ел халыктан җыелган үзара салым акчасына без Югары Әлморзаның әлеге урамында 450 метр озынлыкта юлны күтәртеп эшләгән идек. Быел бу эшне дәвам иттерәбез. Бу урам юлының тагын 200 метры ком, вак таш салып төзекләндереләчәк. “Алексеевскдорстрой” җәмгыяте юл төзүчеләре ремонт эшен башладылар инде.