Коронавирус инфекциясенең акрынлап чигенүенә, көчен югалтуына карамастан, битлекләрне һәм перчаткаларны җыеп куярга иртәрәк әле. Битлекләрне җыярга иртәрәк. COVID-19 каршы тору буенча эшче төркем җитәкчесе Ленар Әһлиуллин районда 14 кеше куркыныч чир йоктырган, дип белдерә. Үз-үзеңне изоляцияләү режимы 288 кеше узды. Кешеләр күпләп була торган урыннарны – ял паркларын, күп фатирлы йортларның подъездларын, тротуарларны даими рәвештә антисептиклар белән эшкәртәләр. Кибетләрдә, даруханәләрдә һәм учреждениеләрдә битлек, перчаткалар булганда гына хезмәт күрсәтелә.
Хөрмәтле, әлкилеләр, битлек-перчатка режимын тайпылышсыз үтәргә кирәк.