Әлки районында йөзү бассейны эшли башлады

2020 елның 8 июне, дүшәмбе

Коронавирус чире таралудан сакланып, “Ләйсән” йөзү бассейнын берничә ай ябып торган иделәр. Инде менә бассейн акрынлап йөзәргә яратучыларны кабул итә башлаячак. Әлегә биредә берьюлы ике тренер һәм ике яшь спортчы гына шөгыльләнә ала. Бу ватерполчы малай һәм кызларының спорт күнекмәләрен ныгыту өчен эшләнә. Бассейн җитәкчесе Айтуган Вафин әйтүенчә, биредә инфекция таралуга каршы барлык саклану чаралары кулланыла. Суның сыйфаты әйбәт. Тора-бара коенырга теләүчеләрне дә чикле санда кабул итә башлаячаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International