“Энерготехсервис” җәмгыяте эшчеләре Сихтермә-Хузангай авылында төзелгән яңа өйләргә электр чыбыклары тарту, счетчиклар кую белән шөгыльләнәләр. Шуның өстенә электриклар авыл урамнарын яктыртучы җиһазларның төзеклеген дә тикшереп торалар. Айдар Нотфуллин, Рәмис Ситдыйков, Рәдис Миңгәрәев Алпар, Юхмачы, Чуаш Борнае, Иске Матак һәм башка кайбер җирлекләрдә урамнарны яктыртучы лампаларның янганнарын вактында алыштырып торалар.