мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Энҗе Нигъмәтҗанова килеп китте.
Ул Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында булды һәм аның хезмәткәрләре белән очрашты. Министр урынбасары биредә эшләүчеләргә үз хезмәтләрен олы җаваплылык белән үтәгәннәре өчен рәхмәт әйтте, иң яхшыларын министрның Мактау кәгазьләре белән бүләкләде.
Энҗе Нигъмәтҗанова “Кайгырту” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге коллективының уңган, булдыклы хезмәткәрләрен дә бәйрәм белән котлап, шулай ук Мактау кәгазьләре тапшырды.