Салман авылында яшәүче Анна Дмитриевнага 90 яшь тулды. Аны шундый матур бәйрәм белән котларга район Башлыгы урынбасары Р.Ә. Билалов, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Л.Ф. Әһлиуллин һәм Социаль яклау бүлеге җитәкчесе А.И. Хәмитов, Салман авыл җирлеге башлыгы Л.Ф. Гайфуллина килде. Район җитәкчелеге Россия Федерациясе Президенты В.В.Путиннан һәм район башлыгы А.Ф.Никошиннан котлау хатлары, шулай ук авыл җирлегеннән истәлекле бүләк тапшырдылар. Әбигә нык сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.