Морсалимова Резедә Әсхәт кызы 2003 елдан Әлки муниципаль районында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәткәр булып эшли.
Менә инде күп еллар ул көн саен өе белән халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге арасын «таптый». Ул бүгенге көндә дә хисапчы һөнәре буенча эшли алыр иде, әмма 17 ел элек тормышындагы кискен борылыш аны социаль өлкәгә алып килә. «Социаль хезмәткәр булып эшли башлагач, бу һөнәрне мин түгел, ә социаль эш мине сайлавына инандым. Мин үземне гаиләмә генә түгел, ә ярдәмемә мохтаҗ кешеләргә дә кирәклегемне аңладым: мин - аларныкы. Әгәр, яраткан эшем һәм буйга җиткән балаларым булмаса, мин тормышка шундый мәхәббәт, оптимизм белән карый алыр, һәр минутка сөенеп, аның кадерен белеп, изге гамәлләр кылып, елмаю бүләк итеп яши алыр идем микән?
«Алучының - учы, бирүченең, йөрәге җылына», - ди Резедә Әсхәт кызы.
Хәзерге вакытта ул Аппак авылында 6 кешегә хезмәт күрсәтә: шуларның 3се-өлкән яшьтә, 2се-инвалид һәм 1 Хезмәт ветераны. Аның эш көне иртәнге 8: 00 сәгатьтә башлана, ә кичен, өендә, эш дәфтәрен алып, эшләнгәннәрне барлый, анализлый, алдагы көннәргә план төзеп куя. Эшенең мөһим өлеше-башка оешмалар: пенсия фонды, нотариус, салым хезмәте, саклык банкы белән үзара хезмәттәшлекне гамәлгә ашыру. Гражданнарның шәхси ихтыяҗларына карап, тулы бер хезмәт күрсәтә.
1) Социаль хезмәт алучыларның тормыш-көнкүрешен тәэмин итүче социаль-көнкүреш хезмәтләре.
2) Социаль хезмәт алучыларны системалы күзәтү юлы белән сәламәтлекләрендә тайпылышларны ачыклау, тәрбияләүгә, сәламәтлеген саклау һәм саклап калуга оештырылган социаль - медицина хезмәте.
3) Социаль хезмәт алучыларга психологик халәтне коррекцияләүгә, социаль мохиткә җайлашуга, шул исәптән ышаныч телефонын кулланып аноним рәвештә психологик ярдәм күрсәтүгә оештырылган социаль-психологик хезмәт.
4) Социаль хезмәт алучыларга юридик хезмәтләр алуга, шул исәптән, хокук һәм законлы мәнфәгатьләрне яклауга бушлай ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән социаль-хокукый хезмәт.
Дәүләт тарафыннан гарантияләнгән исемлек буенча рәсми исемлектә «Барысын да тыңларга» дигән хезмәт юк. Тик бер генә очрашу да аннана башка үтми. Күп кенә өлкәннәрнең , социаль хезмәткәрдән башка, күңелен бушатыр кешесе дә юк.
Бүген социаль хезмәтләрнең сыйфатын күтәрү бурычы беренче планга чыга. Үзәктә «Библиотерапия», «Мемуар-хатирәләр», «Гарденотерапия», «Фитотерапия», «Скандинавия йөреше», клуб эше кебек яңа эш формалары да кулланыла.
Социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендәге хезмәтләрнең инновацион спектрының бер юнәлеше - гражданнарның төрле мәгълүматтан файдалана алу мөмкинлекләрен киңәйтү өчен электрон хезмәтләрне гамәлгә кертү. Җиңүнең 75 еллыгына ул сугыш һәм хезмәт ветераннарына ярдәм күрсәтү буенча «Кайгырту» акциясендә катнашты. «Язгы игелек атнасы», «Чиста ишегалды», «Ветеран янәшәдә», «Георгий тасмасы» акцияләрендә дә даими катнаша.
«Мин социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның теләкләрен аңларга, аларга иҗади мөмкинлекләрен тормышка ашырырга ярдәм итәргә тырышам.
Социаль хезмәткәр социаль проблемалары булган кешеләргә ярдәм итү, социаль хезмәт күрсәтү һәм социаль яклау өчен кирәк.
Социаль хезмәткәр ихтыяҗ булганда ярдәмгә мохтаҗлар белән туганнан алып соңгы сулышына кадәр бергә. Һөнәрнең әһәмияте, кирәклеге һәм мәңгелек булуы һөнәри бәйрәм-8 июнь-Социаль хезмәткәр көне буларак раслана.
Эшебез безнең күпләргә
Бик вак булып күренсә дә
Һәрчак ачык безнең күңел
Нинди ярдәм кирәксә дә.
Кайгырту һәм яклауны
Һәркемгә өләшәбез.
Бик вак булып күренсә дә
Бик мөһим шул эшебез.