Әлки районында бу җәйдә җиде мәктәптә җылы бәдрәф төзеләчәк

2020 елның 11 июне, пәнҗешәмбе

Бу җәйдә районның җиде мәктәбендә җылы бәдрәф төзеләчәк. Әлеге максатларда 1700 мең сум тирәсе акча бүлеп бирелгән. Яңа уку елына Әхмәт, Яңа Сихтермә, Төгәлбәй, Югары Колчурино, Югары Кәчи, Югары Матак, Базарлы Матак (бу мәктәптә өстәмә рәвештә) мәктәпләрендә санузеллар булдырылачак.  Шулай итеп, хәзер районның барлык белем йортлары җылы бәдрәфле була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International