«Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика хәрәкәте 60 меңнән артык битараф булмаган татарстанлыны берләштерде. Хәрәкәтнең актив катнашучылары-җәмәгать эшлеклеләре, коммерцияле булмаган оешмалар, эшмәкәрләр, артистлар һәм спортчылар, волонтерлар. Активистлар ялгыз өлкән яшьтәге кешеләргә азык-төлек һәм дарулар китерәләр, күп балалы гаиләләргә, чит шәһәрләрдән килгән студентларга, үзмәшгульлек үзәкләренә, хастаханәләрдә медикларга ярдәм итәләр, юридик ярдәм күрсәтәләр.
☎ ️ "Кайнар линия" буенча 5 меңгә якын консультация үткәрелде. Юридик ярдәмне Татарстан эшмәкәрләре һәм халкы алды.
55 меңнән артык гаилә кирәкле азык-төлек продуктлары алды.
Баш өстендә түбәсе булмаган 855 кеше Республика хәрәкәте ярдәме белән җылы төнгелек алды.
Хәзер үк ярдәм итә башлагыз! Помощьрядом16.рф сайтына кереп бүген үк сез волонтер була аласыз, мохтаҗларга төшке аш өчен акча күчерә, йортсызга төнлек түли яки приютта хайванга ярдәм итә аласыз. #ПомощьРядомТатарстан #ЯрдәмЯнәшә