Узган тәүлектә Татарстанда 54 яңа COVID-19 очрагы расланган. Шуларның 16сы хастаханәгә салынган, 38 кеше өйдә дәвалана.
11 июньгә Татарстанда коронавирус йоктыруның барлыгы 3774 очрагы теркәлгән. Бу чорда 3607 кеше сәламәтләнгән. Шул исәптән соңгы тәүлек эчендә 18 кеше сәламәтләнгән. Республикада коронавирустан 11 үлем очрагы теркәлгән. Ә авыру йоктыручылар арасында, кызганычка каршы, Әлки районында яшәүче бер кеше дә бар.