Чуаш Кичүе урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары һәм укытучылары тарафыннан Россия көненә багышланган чара оештырылды. Әлеге чарада Әлки муниципаль районы Башлыгы Александр Никошин катнашты. Укучыларның эшләрен 5 мәйданчыкта күрсәттеләр. 1 нче мәйданчык - "Без Россиядә яшибез"дигән онлайн сыйныф сәгате. 2 нче мәйданчык – “Илебез Росссия” уен - сәяхәт. 3 нче мәйданчык онлайн - "Озын тәнәфес" берләшмәсендә Россия шәһәрләре буйлап сәяхәт. Гадәти булмаган истәлекле урыннар белән танышу. 4 нче мәйданчык - "Россия тәрәзәләре" акциясе. 6 нчы мәйданчык - "Россия җырлары".