Әлки районы Башлыгы Александр Никошинның Россия көне белән котлавы

2020 елның 12 июне, җомга

12 июньдә без төп дәүләт бәйрәмнәренең берсен - Россия көнен билгеләп үтәбез. Бу көнне без Ватаныбызны -  данлыклы тарихы һәм бай мәдәни, рухи мирасы булган илебезне хөрмәтлибез. Быел Ватаныбызның дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителүгә 30 ел тула. Бу елларда Россия үзе турында көчле дәүләт буларак белдерде һәм дөнья җәмәгатьчелегендә көчле позицияләр алды. Россия көне - илебезнең бүгенгесе һәм киләчәге өчен милли бердәмлек һәм гомуми җаваплылык символы ул. Әлки районында төрле милләт һәм дин кешеләре яши һәм эшли, һәм без барыбыз да горурланып әйтәбез: без – россиялеләр. Һәм безнең һәркайсыбыз Россиянең төп көче - без үзебез, анда яшәүче кешеләр икәнлеген аңлый. Сүз дә юк, безнең район да ил үсешенә үз өлешен кертә. Намуслы хезмәт, һөнәри казанышлар, спорт һәм иҗат җиңүләре белән әлкилеләр кече Ватаннарын данлыйлар. Хөрмәтле якташлар һәм Әлки районы халкы сезне Россия көне белән котлыйм. Чын күңелдән нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек, тынычлык һәм уңышлар телим. Район кешеләренең энергиясе, хезмәт сөючәнлеге, иҗади һәм интеллектуаль потенциалы туган төбәгебезне үстерүгә һәм баетуга хезмәт итсен.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International