Татарстанда терлек азыгы әзерләүнең барышы турында бүген ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Бүгенге көнгә 3 мең тонна печән һәм 180 мең тонна сенаж әзерләнгән. Яңгырлы һава торышына бәйле рәвештә, терлек азыгы әзерләү акрын темпта бара.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Анда ТР Премьер-министры урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты.
Марат Җәббаров билгеләгәнчә быел 1,5 млн гектар мәйданда бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар җыеп алу күздә тотыла, моның өчен 3400 ашлык җыю комбайны бар. Республика буенча бер комбайнга якынча 520 га мәйдан туры килә. Кайбер хуҗалыкларда бу 1 мең гектардан артып китә. Бүгенге көндә урып-җыю техникасының әзерлеге 63% тәшкил итә.
Комбайннарның яртысын диярлек төзәтәсе бар, моңа 2,1 млрд сум акча кирәк, 1 млрд сумлык запас частьләр алынган.
«Механизаторлар чәчү эшләреннән азат һәм хуҗалыклар җитәкчеләренең бурычы - механизаторларны комбайннарга беркетү һәм аларны ныклап әзерләү. Комбайн паркын тәүлек буе эшләтеп, нәтиҗәле файдалану өчен һәр берәмлекне тиешле категориядәге тракторчы-машинист таныклыклары булган ике механизаторга беркетергә кирәк», - дип саный Марат Җәббаров.
Ул шулай ук комбайннарга йөкләнеш зур булганнар өчен механикалаштырылган отрядларны җәлеп итәргә һәм килешүләр төзүне кичектермичә килешүләр төзергә тәкъдим итте.
Республикада бөртеклеләрне җыю буенча – 17, азык җыю буенча 5 мехотряд эшчәнлеге алып бара. Мул явым-төшем зур мәйданнарда икмәкнең ятуы ихтималын арттыра. Мондый участоклар инде күзәтелә. Шуңа күрә, министр фикеренчә, ике фазалы урып-җыюны кулланырга һәм сабак күтәргечләре белән ургычларны комплектларга кирәк булачак.
Күп очракта урып-җыю эшләре гадәти дымлылык көтү аркасында тоткарлана. Республика хуҗалыкларында якынча 400ләп ашлык киптерү җайланмасы бар. Аларның тәүлеклек потенциалы 50 мең тонна. Шулай ук республикадагы 35 элеваторда һәм икмәк кабул итү оешмаларында бер тәүлеккә 20 мең тонна ашлык киптерү егәрлеге булган җиһазлар бар.
Киптерү җиһазлары булмаган хуҗалыкларга шуларның хезмәтләре белән файдаланырга кирәк, диде министр.
"Урып-җыю эшләрен вакытында башкарып чыгу өчен комбайн паркын һәм киптерү хуҗалыгын ныклап яңартырга кирәк. Быел ашлык җыю комбайннарын яңарту темплары начар түгел, ярты ел эчендә узган елларның еллык күләмен алдык", - диде Марат Җәббаров.
Аның сүзләренә караганда, терлекчелек белән алга киткән хуҗалыкларда дымлы яссыланган һәм вакланган бөртекне җиңнәргә һәм траншеяларга икътисадый яктан салу максатка ярашлы. Технология сыналган, дымлылык 50%ка кадәр булганда, 2 атнага алданрак җыештыра башларга мөмкинлек бирә. Шуның белән бергә киптерүгә чыгымнар, ашлык җыю комбайннарына йөкләнеш кими, югалтулар кими.
“15 июльгә кадәр без комиссия белән барлык урып-җыю комплексының әзерлеген кабул итәчәкбез. Һәрбер комбайн хезмәт саклау һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры килүгә тикшереләчәк. Бер ук вакытта киләчәк уңышка нигез салу өчен төп технологик процесс буларак туңга сөрү өчен агрегеатларның әзерлеге тикшереләчәк”, - диде авыл хуҗалыгы министры.