«Яшь көч” җәмгыяте механизаторлары көнбагыш кырларында рәт араларын эшкәртәләр

2020 елның 13 июне, шимбә

“Яшь көч” җәмгыяте быел көнбагышны 700 гектарда чәчте. Һәм менә әлеге май культурасының рәт араларын эшкәртү вакыты да җиткән. Хуҗалыкта моны әлегә бер агрегат башкара, тора-бара аңа тагын бер агрегат кушылачак. Җәмгыятькә “Алексеевск” агрокөллиятенең Базарлы Матак филиалы курсантлары практика үтәргә килгәннәр. Алар тәҗрибәле механизатор остазлары ярдәмендә училищеда алган белемнәрен ныгыталар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International