Әлки районында кырларны известьлау белән шөгыльләнәләр

2020 елның 15 июне, дүшәмбе

Җирнең ачылыгын бетерү белән районда “ремТехСервис” җәмгыяте шөгыльләнә, Бу көннәрдә алар колчуринә басуларыны известь кертү белән мәшгульләр. Быел әлеге җәмгыять районда 1500 гектар ачы туфракта известь кертәчәк. Шуның 1200 гектары Колчурино кырларына туры килә. Тагын 100 әр гектарда “Яшь көч” һәм фермер кырларына известь кертәчәк. Кырларны известьләштерүдә РМУ-8 тагылма агрегатлары файдаланыла. Бер шундый агрегат 40-50 гектар җирнең ачылыгын бетерергә ярдәм итә. Ә алар районда икәү эшлиләр. Җәмгыять җитәкчесе Рәис Галиуллин әйтүенә караганда алар быел Әлкидән тыш Спаста – 1200 гектар, Алексеевскида – 1300, Түбән Кама районында 500 әр гектар җирне известьләштерәләр. Известь материалын исә үзләре үк Чистай карьерасыннан ташыйлар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International