Чуаш Кичүе авылында яшәүче Габбас Зәйдуллага 92 яшь инде, әмма ул рәхәтләнеп яшелчәчелек белән шөгыльләнә. Үз куллары белән төзегән 7 метрга 3 метрлы теплицада ул кыяр һәм помидор үстерә. Кыяр өлгерде инде, помидор да күренә, ди. Габбас Зәйдуллин гомер буе бал корты тоткан. Вакыты белән умарталарның саны 35 кә җиткән. Бабай хуҗалыгында әлегә кадәр бал кортлары бар. Озак еллар серен дә ул умартачылыкның файдасы белән аңлата. Сәламәтлеге яхшы, һаман да машинаны йөртә, күзлексез газетаны укый. Хатыны Өммәгөлсем белән бергә алар бәрәңге, чөгендер һәм кишер үстерәләр. Әйтергә кирәк, Габбас ага якташыбыз, шагыйрә Бикә Рәхимованың бертуганы. Ул һәрвакыт апасы турында кайгырткан, бигрәк тә мәктәптә һәм вузда укыган чакларында.