Әлки районы Татар Шәпкәсе авылында яшәүче Харитонова Елена Яков кызына 90 яшь тулды.

2020 елның 15 июне, дүшәмбе

Әлки районы Татар Шәпкәсе авылында яшәүче Харитонова Елена Яков кызына 90 яшь тулды. Аны шушы күркәм бәйрәме белән котларга Әлки муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе В.Г. Ярославлев һәм Иске Матак авыл җирлеге башлыгы Н.И. Кудряшов килделәр. Район җитәкчелеге Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин һәм район башлыгы А. Ф. Никошинның котлау хатлары, шулай ук авыл җирлеге исеменнән истәлекле бүләк тапшырдылар. Әбигә нык сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International