Мал асраган һәр кеше бүген печән хәстәрләү мәшәкате белән яши. Җәй быел яңгырлы башланды. Болын, үзәнлекләрдә үлән куе, биек булып үсте. Инде вакытында чабып алып, саклауга куясы. Район башлыгы Александр Никошин авыл җирлекләре җитәкчеләренә халыкка печән җирләрен бүлеп бирү бурычын куйды. Күп кеше бит елның- елында үзе чаба торган җирдә малларына азык хәзерли. Авылларда печәнне чабып,төргәкләргә төреп бирү хезмәте күрсәтүчеләр дә күбәя бара. Инде чалгы тотып печән чабучыларны сирәк очратасың. Трактор яллап печән чаптыру да табигый хәл хәзер авылда. Күпләр мотоблокларга чапкыч тагып та печән хәзерләргә җайлаша. Тагын бер мәшәкатьсез алым—печәнне сатып алу. Кипкән, рулонга төрелгән печәнне заказ буенча өеңә үк китереп бирергә мөмкиннәр