Республикада үзизоляция режимына үзгәрешләр кертелгәннән соң районда биш пар тантаналы төстә никахларын рәсмиләштергән. Коронавирус белән бәйле чикләүләр йомшаргач, 12 майдан ЗАГС органнары да эшли башлады. Дөрес, никах рәсмиләштерү битлек-перчатка режимы шартларында башкарыла. Шулай ук язылышу тантанасында уннан артык кеше катнашырга тиеш түгел. Район ЗАГС бүлеге начальнигы Энҗе Хәлиуллина әйтүенчә, бу шартларның барысы да үтәлә