Татарстанда коронавирус очраклары дүрт меңнән артып китте

2020 елның 16 июне, сишәмбе

Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 43 яңа очрагы расланган. Авыручыларның берсе вирусны читтән ияртеп кайткан, калганнары чирлеләр белән аралашу нәтиҗәсендә йоктырган. Республикада 16 июньгә COVID-19 белән авыручылар саны 4001гә җиткән. Бу чорда 2835 кеше савыккан, 1155 авыру әле дәвалана. Әлки районында соңгы тәүлектә коронавирус йоктыручылар ачыкланмаган. Район үзәк хастаханәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, бездә коронавирус белән чирләгән 16 кеше теркәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International