Әлки районы 30 июльдә Татарстан флагы эстафетасын кабул итәчәк

2020 елның 16 июне, сишәмбе

Әлки районы 30 июльдә Татарстан флагы эстафетасын кабул итәчәк. ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында республика районнары буйлап  Татарстан флагы эстафетасы узачак. Ул 25 июньдә старт ала. Безнең районга Татарстан флагы 30 июльдә килеп җитәчәк. Эстафетаны безгә күрше Алексеевск районы тапшыра. Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина әйтүенчә, республика әләме  районның берничә авылында "кунакта" булачак. 30 июльдә Карга авылы паркында, Югары Әлки, Иске Кората мәдәният йортларында, Базарлы Матактагы Үзәк паркта ТАССРның гасырлык юбилеена багышланган бәйрәм чаралары үткәрү күздә тотыла. 31 июльдә район үзәгенең башка паркларында  Татарстан флагы катнашында бәйрәм программасы дәвам итәчәк. Аннан соң Татарстан флагы эстафетасы Спас районына юл тотачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International