Базарлы Матак-Алпар трассасында, Яңа Камка авылы плотинасы янында юл участогы җимерелгән.
Комиссия юл хәрәкәтендә катнашучылар өчен куркыныч тудыру сәбәпле, хәрәкәтне кичекмәстән туктатып тору турында Карар кабул итте. «Алексеевскдорстрой» хезмәткәрләре тарафыннан транспорт хәрәкәтен чикләү буенча чаралар күрелгән. Трассаны ремонтлау вакытында хәрәкәт «Базарлы Матак-Чуаш Кичүе-Карамалы» һәм «Базарлы Матак-Алексеевск»урап узучы юлы буенча башкарылачак.