Районда 13 мең гектар печәнлек җирләренең 3151 гектары күпьеллык үләннәр теземнәргә салынган. Җылы көннәр башлану белән район хуҗалыкларында көнгә 3 мең тонна сенаж сала башладылар. Барлыгы 18 мең тоннадан артык әзерләнгән. Бу күрсәткеч узган ел дәрәҗәсеннән ике тапкырга артып китә. Сенаж салуда «Хузангай»ширкәтендә аеруча актив эшлиләр. Анда сенаж базларына 4 мең тоннадан артык яшел масса салырга өлгерделәр инде. Ә Чуаш Кичүе, Карга сөт комплексларында 3,5 мең тонна сенаж әзерләнгән. Район хуҗалыкларында кукуруз һәм көнбагыш араларын эшкәртү дәвам итә. Моннан тыш, җирләрнең пар участокларында эш алып барыла. Көзге чәчү өчен 21,3 мең гектар пар кырларының яртысы эшкәртелгән инде