Бинаның беренче каты тулысынча үзгәртелгән. Хәзерге вакытта инде яңа җиһазлар кайтарылган.Барысы да заманча булачак. Ә клиентларга тәүлекнең теләсә кайсы вакытында бина эчендәге яңа банкоматларга акча салырга яки алырга мөмкин булачак. Капиталь ремонттан соң бинаны кабул итү комиссиясенең килүе иртәгә көтелә. Кабул итү буенча белгечләр уңай бәя биргәндә, банк 22 июньдә үз ишекләрен ачар дип көтелә.